8 апрель көнне «Музейлар урамы» бүлеге мөдире Г. Ю. Сәгыйрова «Гүзәл яз-кунакка килде! ” дигән интерактив чара үткәрде. Чарада «Пушкин картасы» проекты кысаларында Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбе , 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат- мәктәбе, КИМ урта гомуми белем бирү мәктәбе, Болгар санатор интернат- мәктәбе, Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе укчылары катнашты .
Бәйрәм барышында балалар күңелле конкурсларда, халык уеннарында һәм көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар. Ярышларда төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды, аларның барысына да Болгар музей-тыюлыгы дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.
Чара азагында катнашучылар бергәләп самовардан хуш исле чәй эчтеләр һәм мичтән коймак белән сыйландылар.
Чарада 200гә якын кеше катнашты.
Чара «Мәктәп укучылары өчен мәдәният»проекты кысаларында уздырылды.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу