6 апрель көнне Болгар шәһәренең балалар мәчетендә «музейлар урамы» бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова тарафыннан «татар баш киеме серләре» дигән чара үткәрелде.
Чара традицион татар киемнәренең (түбәтәй, калфак) тарихына һәм әһәмиятенә багышланган. Катнашучылар әлеге баш киемнәренең төрләре белән таныштылар, түбәтәйләрнең фасоннарының күптөрлелеге, бизәкләренең формасы, үзенчәлекләре, чигүләренең төсе һәм билгеләнешенең этник һәм территориаль яктан аерылуы турында белделәр. Шулай ук орнаментлар, символика һәм татар костюмы элементларын кию кагыйдәләре, аларның яшь һәм социаль хәл маркерлары буларак роле. Ахырда балалар халык уеннары уйнадылар.
Чарада 13 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English