2026 елның 2 апрелендә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. 2 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен «Үз кулларың белән кара» дигән интерактив дәрес үткәрде. Дәрестә 25 кеше катнашты.
Кара кулланмаган, моның нәрсә икәнен белмәгән кешене очрату кыен. Ләкин безнең күбебез кара барлыкка килү тарихын беләме? Кара сүзе encaustum (яндырылган) сүзеннән килеп чыккан. Урта гасырларда кара ясау рецептлары бик күп булган. Балалар караның иң борынгы рецепты – гади суда эретелгән камедь (чия җилеме) белән корым икәнен белделәр
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English