3 апрель көнне Болгар шәһәренең балалар мәчетендә «музей урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. тарафыннан «Иркә-сөйкемле татар теле» дигән чара үткәрелде.
«Татарча Әлифба» китабын караган вакытта татар хәрефләренә һәм авазларына аерым игътибар бирелде, авазларның дөрес әйтелеше эшләнде, алар очрый торган сүзләргә мисаллар китерелде. Аннары балалар борынгы Болгар шәһәре белән бәйле риваятьләрне мавыгып тыңладылар.
Чара азагында рәхәтләнеп «сүзләр» уенын уйнадык һәм рус телендә кулланыла торган яңа сүзләрне белдек, ләкин алар татар сүзләреннән килеп чыккан.
Чарада 25 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English