25 март көнне Болгар музей тыюлыгының хезмәткәре Ахундов Н.О. Самара укучылары өчен «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән лекция үткәрде.
Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше нигезләре белән таныштыру – мөһим бурыч, чөнки бала сәламәт булып үсәргә тиеш. Сәламәт баланы тәрбияләү, өйрәтү һәм үстерү җиңелрәк. Аның кирәкле күнекмәләре тизрәк формалаша. Ул үзгәрүче шартларга яхшырак яраклаша һәм аңа куелган барлык таләпләрне дә адекват кабул итә. Сәламәтлек – баланың характерын дөрес формалаштыру, аның ихтыярын һәм табигый сәләтләрен үстерү өчен мөһим шарт.
Укучыларның сәламәт яшәү рәвеше нигезләре сәламәт яшәү рәвеше элементлары турында белем һәм күзаллаулар булудан (режимны, гигиена процедураларын һәм физик активлыкны саклау), бу элементларга эмоциональ-уңай мөнәсәбәт һәм аларны үз-үзләрен тотышында һәм эшчәнлегендә бала өчен мөмкин булган ысуллар (тешләрне чистарту, кулларны юу, иртәнге зарядка ясау һ.б.) белән тормышка ашыра белүдән гыйбарәт. Балада кечкенәдән үк сәламәт гадәтләр формалаштыру бик мөһим.
Лекцияләрдә укучылар укытучылар белән бергәләп мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар, үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр һәм сорауларга кызыксынып җавап бирделәр.
Чарада 17 кеше катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу