20 март көнне Болгар музей тыюлыгының хезмәткәре Ахундов Н. О.Бөгелмә укучылары өчен «Мәктәп укучыларның тормыш иминлеге нигезләре»дигән лекция үткәрде.
Тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнү укучыларда шәхси һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук максат – куркыныч хәлләрне танып белү һәм бәяләү, алардан саклану ысулларын билгеләү, үзара ярдәм күрсәтү буенча белем һәм күнекмәләрне үзләштерү.
Лекцияләрдә укучылар материалны игътибар белән тыңладылар, чөнки тормыш иминлеге һәр кешегә кагыла.
Чарада 22 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English