19 мартта шәһәр мәчетендә «Музейлар урамы» бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова тарафыннан Болгар шәһәре балалары өчен Рамазан аена багышланган планнан тыш «Рамазан – игелек ае» чарасы үткәрелде.
Балалар Идел Болгариясенең Россия исламы бишеге икәнен белделәр. Багдад хәлифе Әл-Мөктәдир илчелегенең сәяхәте һәм Идел буе болгарларының X йөздә ислам динен кабул итүләре турындагы мәгълүматны тыңладык.
Чара дәвамында балалар Рамазан аеның кыйммәте һәм әһәмияте турында шигырьләр укыдылар. Балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде, аның барышында Рамазан аенда яхшы гамәлләр кылу, сәдака бирү гадәте, Рамазан аенда ураза тоту Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән Исламның биш баганасының берсе булуы турында сөйләнде. Балалар «Рамазан турында сөйлә миңа» хикәясен тыңладылар, хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннар уйнадылар.
Соңыннан, мөселман традицияләре буенча, җылы һәм күңелгә ятышлы ифтар узды.
Чарада 32 кеше катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу