19 март көнне «Музейлар урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. һәм «Антошка «балалар бакчасы» тәрбиячесе Сабирова А. И. язгы көн белән төн тигезлеген бәйрәм итүгә багышланган планнан тыш чара үткәрделәр.
Балалар кояш календаре буенча табигатьнең яңаруын һәм Яңа ел башлануын символлаштырган борынгы Яз һәм көн белән төн тигезлеге бәйрәме Нәүрүзнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Алар бәйрәм ризыклары әзерләү, халык уеннары, аркан тартышу һәм табигатькә табынуны үз эченә алган традицияләр турында белделәр. Бәйрәм мәдәни мирасны саклауга һәм халыклар дуслыгына ярдәм итә.
Чарада 24 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм 4 өлкән кеше катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу