18 март көнне Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре «П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат – мәктәбе» укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Болгар-халык традицияләрен саклаучы» интерактив чара үткәрделәр.
Чарада катнашучыларга төрле һөнәрчелек мастер-класслары күрсәтелде: чүлмәкчелек, күн мозаика, агачка пешерү һәм рун символлары төшерелгән бөтиләр ясау. «Болгарча» махсус чәй әзерләү буенча гастрономия мастер-классында балалар үләннәрдән, чәчәкләрдән һәм җиләкләрдән хуш исле җыемны ничек дөрес төзергә икәнен белделәр.
Күңел ачу өчен «Алькерк» һәм «тегермән» урта гасыр өстәл уеннары, шулай ук «үткәнгә сәяхәт» уены тәкъдим ителде, аның ярдәмендә балалар борынгы шәһәр урамнары буйлап йөри, аның артефактлары белән таныша алдылар.
Чарада 28 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English