17 мартта Бдиамз Галимуллина Н. Р. «ТР Спас муниципаль районының Болгар «Башак» балалар бакчасы» ның 13 тәрбияләнүчесе өчен Болгар цивилизациясе музеенда «Болгар үрдәге» интерактив лекциясе үткәрде.
Болгар музей-тыюлыгының кайбер экспонатларында кошлар сурәтләре очрый. Бигрәк тә Идел буе болгарларының ювелир осталыгының шедевры булган үрдәкле боҗра рәвешендәге чигә асылташлары күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Зәркән сәнгате әсәрен төрки дөньяның мифологик һәм мәдәни мирасы белән бәйлиләр, ул безне ата-бабаларның ышанулары, кешеләрнең җир катламының барлыкка килүе турындагы күзаллаулары белән таныштыра.
Чара барышында балалар археология музее экспонатлары аша ата-бабаларыбызның һөнәрчелек традицияләре белән таныштылар. Бу юлы ювелир җитештерүгә аерым игътибар бирелде. Ә бәләкәй кунакларыбызга үткәнгә чумарга борынгы Болгар риваятьләре ярдәм иткән. Балалар командаларга бүлештеләр һәм «витринадан предмет тап» уенын уйнадылар, Борынгы Болгар алтын бизәкләре төшерелгән пазллар җыйдылар һәм Болгар цивилизациясе музее экспонатларында кошлар образларын таптылар. Чара ахырында һәркем истәлеккә үзенә уникаль Болгар бизәге төшерелгән картинканы буяды.
Чарада 13 бала һәм 2 өлкән кеше катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу