14 март көнне Болгар музей-тыюлыгының истәлекле билгесе күргәзмә комплексы мөдире Сәлимова Г.И. «Карпов П. А. исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернаты» укучылары өчен «Идел Болгариясе архитектурасы» музей дәресе үткәрде.
Чара Болгар цивилизациясе музеенда узды. Балалар Идел Болгариясе һәм Алтын Урда чорында төбәк үсешенең тарихи этаплары белән таныштылар. Балаларда археологик коллекция: борынгы осталарның уникаль ювелир әйберләре һәм инструментлары, шулай ук аларның билгеләнеше турындагы хикәя аеруча кызыксыну уятты.
Аннары балалар тематик викторинада катнаштылар һәм алган белемнәрен уен формасында беркетеп, архитектура һәйкәлләре сурәтләре төшерелгән мозаика (пазллар) җыйдылар.
Очрашу азагында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр – китаплар, журналлар тапшырылды.
Чарада 10 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English