12 мартта Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р.ТР Спас муниципаль районының 1 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф 8 укучысы өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигъриятнең искиткеч бите» дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар бәйрәм турында мәгълүмат алдылар, болгар язма поэзиясенә нигез салучы XII-XIII гасыр шагыйре Кол Гали турында белделәр һәм аның «Йосыф хикәясе»дигән риваяте белән таныштылар. Бу әсәр татар халкының рухи дөньясына шулкадәр тирән үтеп кергән ки, хәтта урта гасырлар чорының Шәрык дөньясында иң популяр әсәрләренең берсенә әверелгән.
Укучылар кыскача гына поэманың эчтәлеге белән таныштылар, аерым өзекләр тыңладылар һәм, әйтергә кирәк, әлеге әсәр иҗат ителгән тарихи чорга кагылдылар. Поэманы укыганда балалар аерым геройларның гамәлләренә анализ ясадылар, шуның белән үзләре өчен гыйбрәтле мисаллар алдылар. Чара барышында балалар бергәләп пазллар, поэмадан сюжет иллюстрациясе җыйдылар, «геройның иң яхшы сыйфатлары» уенын уйнадылар һәм тыңланган тема буенча викторинада рәхәтләнеп катнаштылар. Алар барлык сорауларга да актив җавап бирделәр, бу урта гасыр шедеврын кабул итү катлаулы булуга карамастан, тәкъдим ителгән материалның аларны кызыксындыруын исбатладылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу