12 мартта Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Ю.А. Битунова «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Шәһәребез урамнарында тарих яши» дигән темага лекция укыды.
Һәр шәһәрнең үз тарихи язмышы, үз биографиясе, аның характерын һәм тышкы кыяфәтен билгели. Шәһәр урамнары-телсез шаһитлар һәм шәһәребез тарихын саклаучылар, алар кызыксынучы кешегә күп нәрсәләр турында сөйли алалар. Лекция әңгәмә формасында үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар, туган шәһәр урамнарында исем-фамилия йөртүчеләр турында күп яңалыклар белделәр.
Лекциядә 12 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English