5 мартта Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан Болгар музей-тыюлыгында «Учак саклаучы» күргәзмәсе эшли башлады.
Күп гасырлар буена хатын-кыз йорт учагын саклаучы булып тора. Ул балаларны тәрбияли, йорт хуҗалыгы алып бара, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклый. Хатын-кыз гаиләнең барлык әгъзалары өчен терәк һәм таяныч булып тора.
Күргәзмәдә төрле заманнарда хатын-кызларның хезмәт сөючәнлеген һәм осталыгын күрсәтүче йорт һөнәрләре, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.
Күргәзмәнең максаты-тамашачыларга җәмгыятьтә хатын-кызның ролен искә төшерү, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген ассызыклау. Ул өйдәге уңайлылыкның, үзара аңлашуның һәм бер-береңә хөрмәт итүнең мөһимлеге турында уйланырга чакыра, буыннар арасында фикер алышу һәм диалог өчен пространство булдыра.
Күргәзмә тәмамлангач, кунаклар өчен интерактив чара оештырылды, анда сувенирлар бизәү, чүлмәк ясау, күн эшләү, үтүкләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Чарада музей хезмәткәрләре, күп балалы әниләр һәм һәлак булган МХО катнашучысының әнисе катнашты.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу