25-27 февраль көннәрендә «Музей урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты.
Тантаналы ачылыш һәм пленар дискуссия КФУның ИФиМК актлар залында узды. Конференция кысаларында төрле юнәлешләр буенча 3 секция, шулай ук «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсе эшләде. Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасыннан Моабит дәфтәрләрен күрсәтү тантанасы булды.
Укуларда катнашучы музей белгечләре, тарихчылар, әдәбият белгечләре, фәнни үзәкләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре XX – XXI гасырлар мәдәнияте контекстында Җәлилнең әдәби мирасы, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда социаль–гуманитар фәннәрнең роле, сугыш вакыйгаларының мемориаль мирасын саклауда һәм тәкъдир итүдә музейларның әһәмияте, Россия эзләнү хәрәкәтенең беренче отрядлардан алып Бөтенроссия мәгълүмати эзләү үзәге, шулай ук сугыш темасын сәнгать әсәрләрендә чагылдыру.
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сагирова Л.Ш. тыңлаучылар игътибарына «М. Җәлил һәм А. Алиш буыннар йөрәгендә»дигән доклад белән чыгыш ясады.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу