25 февральдә музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Мөхәммәтшин И.Җ. тарафыннан «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 1 нче урта гомуми белем мәктәбенең» 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Кама сәүдә юлындагы урта гасыр шәһәрләре»дигән лекция укылды. Лекция тыңлаучылар презентация белән таныштылар, Идел һәм Камадагы борынгы сәүдә юллары турында белделәр.
Сәүдәдә Болгарның Җүкәтау һәм Алабуга шәһәрләре зур роль уйнаган. Болгар сәүдә факторияләре Камада XIV-XV йөзләргә кадәр эшли. Кама сәүдә юлында салым җыю һәм сәүдәгәрләрне контрольдә тотуның иң мөһим пунктлары булган Афкула, Ыбыр һәм Чулман шәһәрчекләре.
Кама юлы турыдан-туры сәүдәгә генә хезмәт итмәгән, транзит сәүдәсе дә зур роль уйнаган. Сәүдә юлын контрольдә тотучы хакимият аны саклау һәм җайга салу белән кызыксынган. Кама юлы төрле халыкларны һәм төбәкләрне бердәм системага актив бәйләгән. Аны җайга салу Идел Болгариясенең дәүләт эше була. Кама буенда табылган көмеш савытлар турында тыңлаучылар зур кызыксыну белән белделәр.
Лекциядә 17 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English