24 февральдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Сабирҗанова Л.И. ТР Спас муниципаль районының 1 нче Болгар гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфның 19 укучысы өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел-халык җаны» дигән чара үткәрде.
Чарада укучылар 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелүен белделәр.
Чара барышында балалар белән телләрнең юкка чыгу сәбәпләре һәм Россия халыклары телләренең Кызыл китабы турында сөйләштеләр. Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлдерелгән.
Шулай ук укучылар белән туган тел һәм татар язучылары турында әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләре укыган китаплар һәм яраткан әкиятләре турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Чара азагында укучылар яраткан геройлары, А.Алиш, Г. Тукай һәм М. Җәлил иҗаты ярдәмендә җанланган таныш персонажлары сурәтләнгән табышмаклар җыйдылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу