2026 елның 13 февралендә А.Алиш музеенда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил – Ватан хакына батырлык» күргәзмәсе ачылды. Чарага «аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары чакырылган иде.
Күргәзмәгә килүчеләр Җәлилнең иҗат юлын чагылдырган уникаль материаллар белән таныштылар, алар арасында: сугышка кадәрге яшьлек һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры фотосурәтләре, авторның әсәрләре басылган китап, журнал һәм газеталарның нөсхәләре, архив документлары һәм хатларының күчермәләре.
Әлеге күргәзмәнең эше тамашачыларга бөек җиңүче шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерә.

 


 
Поделиться в социальных сетях