19 февральдә Болгар музей-тыюлыгының истәлекле билгесе күргәзмә комплексы мөдире Сәлимова Г.И. «Карпов П. А. исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе» укучылары өчен «Илебезне яклаучыларга хөрмәт һәм дан»дигән патриотик чара үткәрде.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Кадетлар, «баһадирлар» һәм «батырлар» командаларына бүленеп, бәйгеләрдә, рус армиясе тарихын белүдә ярыштылар, шулай ук төрле биремнәрдә җитезлек, зирәклек һәм эрудиция күрсәттеләр. Барлык 13 катнашучыга да истәлекле сувенирлар тапшырылды, ә иң уңышлыларына грамоталар тапшырылды.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English