21 февральдә «Сөйләшәбез төрле телләрдә дә, аңлашабыз дуслык телендә» VI Бөтенроссия матур сүз бәйгесенә йомгак ясалды.
Халыкара туган тел көне кысаларында 2026 елның 13 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр Болгар музей-тыюлыгында «Музейлар урамы» бүлеге мөдире Г.Ю. Сәгыйрова дистанцион рәвештә VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе уздырды.
Бәйгедә Россиянең 27 төбәгеннән 204 мәгариф оешмасыннан 1802 укучы катнашты. Катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен видеороликлар рәвешендә дистанцион форматта тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең жюри һәм оештыру комитеты һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне сайлап алды.
1-4 сыйныфлар яшь категориясендә:
1 урын – Шиһапова Азалия, ТР, Лаеш районы, Сокуры авылы «Державин Гаврилов Романович исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе»
2 урын – Хаҗибуллин Имран, Омск өлкәсе, Тевриз муниципаль районы, «Тайчи гомуми белем бирү мәктәбе»
3 урын – Сабирова Самира, Чиләбе өлкәсе, Чесман районы, Редут Бистәсе «Редут төп гомуми белем бирү мәктәбе»
5-8 сыйныфлар яшь категориясендә:
1 урын-Хафизов Ислам, Төмән өлкәсе, Ханты–Манси автономияле округы – Югра, Ханты–Манси районы, Нәлә авылы, «Советлар Союзы Герое В. Ф. Чухарев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе»
1 урын – Рәхимова Әминә, ТР, Казан , « 69 урта гомуми белем бирү мәктәбе»
2 урын – Галимова Эминә, Пермь крае, Уинск районы, «Югары СИП төп гомуми белем бирү мәктәбе»
3 урын – Сабиров Риназ, ТР, Спас районы, Никольское авылы, «Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе»
9-11 сыйныфлар яшь категориясендә:
1 урын-Хәйруллин Булат, Ульяновск өлкәсе, Ульяновск районы, ” Тимирязев урта мәктәбе»
2 урын – Кәлимуллин Тимур, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәренең «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп»
3 урын-Шәйгарданов Мансур, БР, Бәләбәй , «Бәләбәй Ш. татар гимназиясе»
Кураторларга, ата-аналарга, ярдәм төркемнәренә һәм бәйгедә катнашучы барлык талантлы укучыларына рәхмәт белдерәбез!
Бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашучы сертификаты бирелде.
Бәйгедә җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бару өчен сертификатлар тапшырылды.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу