20 февральдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге мөдире Храмова Г.К. Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Россия горурлыгы һәм даны» хәрби-патриотик юнәлештәге тантаналы чара үткәрде.
Ватанны саклаучылар көне-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотлык символы, төрле вакытларда илебезнең бәйсезлеген һәм иминлеген саклаучыларга тирән рәхмәт белдерү.
Муса Җәлил (1906-1944 еллар) — Бөек Ватан сугышы елларында хәрби корреспондент һәм азатлык өчен көчле көрәшче булган шагыйрь һәм журналист. Бу кешегә кыска, ләкин якты, мохтаҗлыклар һәм кыенлыклар белән тулы гомер яшәргә насыйп була. Муса Җәлилнең биографиясе, иҗаты кебек үк, көрәш, омтылышлар һәм рус халкының якты киләчәгенә ышаныч белән тулы.
Күпме куен дәфтәрләре булганлыгы әлегә кадәр билгеле түгел. «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен 1957 елда Муса Җәлилгә Ленин премиясе, ә 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Шагыйрьнең тормышы риваятькә, кеше шәхесенең иҗади күтәрелеше үрнәгенә әверелде. Аның юллары пәйгамбәрлек булып киткән…
Чарада 15 кеше катнашты.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English