19 февральдә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. «Болгар санатор интернат- мәктәбе» укучылары өчен 23 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Бездән башка беркем дә»дигән интерактив чара үткәрде. Дәрестә 16 кеше катнашты.
Бүген 23 февраль Россиядә ир-атлар бәйрәме буларак кабул ителә, аны үз коллективларында һәм гаиләләрендә коллегалары бәйрәм итә һәм массакүләм характер йөртә. Бу көнне шулай ук хатын — кыз ветераннарны, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәрен, хатын-кыз хәрбиләрне дә котлыйлар.
Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, исеме 1922 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ничек үзгәрүе белән таныштылар, үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китереп, «патриотлык» төшенчәсенең мәгънәсе турында әңгәмәдә актив катнаштылар.
Ә чараның күңел ачу өлешендә балалар үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, тизлекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда, викториналарда һәм хәрби техника белән пазл җыюда катнаштылар.
Чара ахырында кызлар малайларны Ватанны саклаучылар буларак бәйрәм белән котладылар.

 


 
Поделиться в социальных сетях