13 февральдә Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесе конференц-залында коллективның 2025 елга йомгаклау җыелышы булды.
Хисап җыелышында ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Роман Леонидович Исланов, район ведомстволары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Рөстәм улы Җиһаншин катнашучылар игътибарына «Болгар музей-тыюлыгының 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга үсеш перспективалары» темасына доклад белән чыгыш ясады. Докладта экскурсия, фонд, күргәзмә һәм грант эшчәнлеге яктыртылды, хисап елында фәнни-гамәли конференцияләр, массакүләм чаралар, мастер-класслар уздырылуы, яңа күргәзмәләр ачылуы билгеләп үтелде.
ТР Спас муниципаль районы башлыгы Р.Л. Исланов ТР Спас муниципаль районының 2025 елга социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов тулаем Татарстан Республикасының казанышлары, шул исәптән 2025 елда туризм өлкәсендәге казанышлар һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
Җыелыш азагында музей-тыюлыкның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге рәссамы Александр Петрович Стрелов ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен» рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТР тарихи-мәдәни мирасын саклаган, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән директорның гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Әхмәтҗанов Рәфис Газизулла улы бүләкләнде.
ТР Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән кассир Невметуллина Фәридә Кәрим кызы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән әйдәп баручы бухгалтер Дербенева Наталья Владимировна бүләкләнде.
Болгар музей-тыюлыгының Мактау грамотасы белән вазыйфаи бурычларын намуслы үтәгәне, килүчеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәткәне өчен музей караучысы Татарникова Эльвира Миңнехановна бүләкләнде.
Болгар музей-тыюлыгының Мактау грамотасы белән намуслы хезмәте һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте өчен хуҗалык-эксплуатация хезмәте хезмәткәре Сидорова Ольга Геннадьевна бүләкләнде.
Болгар музей-тыюлыгының Мактау грамотасы белән хуҗалык-эксплуатация хезмәте хезмәткәре Лохин Александр Евгеньевич бүләкләнде.
Болгар музей-тыюлыгы коллективына җаваплы эш, мөһим нәтиҗәләргә ирешү һәм нык сәламәтлек теләделәр!
Поделиться в социальных сетях

Русский
English