12 февральдә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар санатор-интернат» укучылары өчен Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Рогачева М. Н.китапханә хезмәткәре Гатина Л. С. белән берлектә «Айда беренчеләр. Космосны үзләштерү» интерактив мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде
Чара викторина формасында презентация күрсәтү белән узды, аның барышында укучылар космосның төп төшенчәләрен аңлау һәм өйрәнү процессына җәлеп ителде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, тема буенча сорауларга җавап бирделәр . Китапханә хезмәткәре балаларны китап һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштырды. Чара азагында катнашучылар өчен сюрприз әзерләнде – кабартылган планетарий, анда балалар, келәмдә утырып һәм ятып, зур кызыксыну белән космосны халыкара тикшерү темасына фильм карадылар. Барысы да планетарий һәм фильмнан бик сокландылар, әйтерсең үзләре космоста булдылар. Бу көнне укучылар яңа белемнәр һәм якты тәэсирләр алдылар, ә иң актив катнашучы космос турында китап белән бүләкләнде.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English