12 февральдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре И.Җ. Мөхәммәтшин ТР Спас муниципаль районының 2 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен «Һуннар мирасы» дигән лекция укыды.
Укучылар халыклар һәм империяләр язмышы үрелеп барган чорга чумдылар, һуннар дәүләтендә яшәгән күптөрле этнослар: төрки халыклар, аланнар, сарматлар, Герман һәм Славян төркемнәре белән таныштылар. Шулай ук Көнчыгыш Европада табылган гуннарның хәзинәләре һәм төрле бизәнү әйберләре турында да белделәр. Гуннарның тантаналы казаннары Франциядән алып Кытайга кадәр очрый.
Лекция белем белән баетып кына калмады, ә тарихи мирас белән кызыксыну чаткысын да кабызды, безнең цивилизациянең тамырлары күчмә далаларның тирәнлекләренә барып тоташуын искәртте.
Лекциядә 17 кеше катнашты.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English