3 февральдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге фәнни хезмәткәре Мусина Г.М. 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенә чакырылган кунак булды. «Яшь архивариус мәктәбе» тарих сөючеләр түгәрәгендә ул экскурсовод тормышыннан төрле тарихлар белән уртаклашты, кызыклы кешеләр белән очрашулары турында сөйләде. Әңгәмә барышында балаларга үзләрен профессионал һәм шәхес буларак таныту серләрен ачтылар. Укучыларга сәяхәт һәм экскурсияләрнең шәхси тарихлары бик ошады. Күңелле аралашу, сувенирлар, китаплар күрсәтү, шулай ук капма-каршы сораулары белән тәмамланды. Әлеге чара балаларның хәтерендә онытылмас эз калдырыр һәм аларның тарих белән кызыксынуына һәм һөнәр сайлауга йогынты ясар дип өметләнәбез.
Чарада 11 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English