Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы 1-11 сыйныф укучыларын туган тел көненә багышланган «Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә » Бөтенроссия туган телдә укучылар конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурска мәгариф оешмаларының этномәдәни (татар) компоненты булган 1-11 сыйныф укучыларының эшләре кабул ителә. Үзең турында һәм үз эшеңне аудио яки видеоформатта 20 февральгә кадәр электрон почтага җибәрергә кирәк guzelsagirova21136@gmail.com иң яхшы эшләр авторлары лаеклы дипломнарга лаек булачак.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу