16 гыйнвар көнне Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы М. Н.Рогачева тарафыннан «Раштуа-күңелле чор» мәгълүмати-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Раштуа-дөньяның 100 дән артык илендә төп христиан бәйрәмнәренең берсе һәм дәүләт бәйрәме. Бу бөек бәйрәм Гайсә пәйгамбәрнең тууы истәлегенә куелган. Раштуаның икенче көнендә күп кенә илләрдә иң күңелле һәм серле вакыт башлана – Раштуадан алып чукындыруга кадәр дәвам иткән изге көннәр.
Чара барышында укучылар Россиядә бәйрәмнәрнең тарихы, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, «святки», «сочельник», «колядка» сүзләренең мәгънәсен белделәр. Балалар халык фольклорында – «колядкаларда» зур кызыксыну белән катнаштылар, Раштуа турында үзләре шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, борынгы, халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Россиядә бу бәйрәм көннәрендә кабул ителгәнчә, чарада катнашучыларның барысы да сыйланды.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу