15 гыйнварда «Болгар цивилизациясе музее» бүлеге мөдире Зарифуллина Т.Г. һәм музей каравылчысы Камаева Т. П. ТР Спас муниципаль районының «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбенең» 2 нче сыйныф укучылары өчен «Раштуа бәйрәме » мәгълүмати-күңел ачу дәресе үткәрделәр.
Балалар аңлаешлы формада Раштуа, чукындыру, бәйрәмнәрнең барлыкка килү тарихы, аларның йолалары, символлары, билгеләре һәм багулары белән таныштылар. Укучылар игътибарына видеоролиг тәкъдим ителде. Балалар видео буенча фикер алышуда, табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. «Күңелле себерке», «Капчыкларда йөгерү», «кар бабай рәсемен яса», «тиз пингвиннар», күңелле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Аннары команда уеннарына һәм конкурсларга йомгак ясалды, һәрвакыттагыча, дуслык җиңде, һәм беркем дә татлы призсыз калмады.
Дәрестә 17 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English