1 декабрьдә Болгар музей тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Главнова В. Н тарафыннан «Болгар шифаханә интернат – мәктәбе» нең 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Тормышта шатлык кына булсын» дигән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.
3 декабрь – көчле рухлы кешеләр көне. Бу көн безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен дә, гадәттән тыш рухи көч, максатчанлык, инвалидларның катлаулы шартларда уңышка ирешә алуына соклану өчен дә бик кирәк. Тормыш сөючәнлек һәм оптимизмның бу чагылышлары безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Чарада укучылар Халыкара инвалидлар көненең кайчан һәм ничек узуын белделәр. Укучыларга һөнәри осталыкта, рәсем сәнгатендә, үзешчән иҗатта, спортта сәләтләрен күрсәтүче көчле рухлы кешеләр турында презентация күрсәтелде. Балалар «Игелекле йөрәк» конкурсында һәм «җиде чәчәкле чәчәк» уенында катнаштылар, игелек турында шигырьләр укыдылар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга теләкләр яздылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу