27 ноябрьдә музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Храмов Д.П. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 14 укучысы өчен «Болгар бөек рәссамнар күзлегеннән»дигән лекция укыды.
Лекцияне тыңлаучылар Болгар шәһәрлеге хәрабәләренең күп кенә күренекле рәссамнарның картиналарында пәйда булуын белделәр. Болгар архитектура һәйкәлләренең рәсемнәрен һәм эскизларын төрле вакытта Эдвард Турнелли, бертуган Г.Г. һәм Н.Г. Чернецовлар, Андре Дюран, А. К. Саврасов һәм И. И. Шишкин ясаган.
XIX гасырда Петербург рәссамнары абыйлы – энеле Чернецовлар уникаль экспедиция оештырганнар-Рыбинскидан Әстерханга кадәр “Иделнең ике ярында да искиткеч урыннарны Панорама рәвешендә сурәтләү өчен “ йөзгәннәр. Алты ай йөзү дәверендә рәссамнар 1982 рәсем, май белән 80 этюд һәм төрле Идел буе истәлекле урыннарының күпсанлы планнары һәм эскизлары ясаганнар. Сәяхәтчеләр Болгарда да булып кайтканнар, бу хакта үзләренең көндәлек язмаларын, шулай ук борынгы корылмаларның – зур һәм Кече манараларның, Көнчыгыш мавзолейның, Ак Һәм Кара палаталарның рәсемнәрен калдырганнар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English