2025 елның 21 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының күчемсез һәйкәлләрне саклау бүлеге мөдире Сабирова Л.А. «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ДАССО белгечләре белән берлектә «Болгар мәктәп-интернаты» укучылары өчен «Урта гасыр уеннары» дигән интерактив музей дәресе үткәрде.
Идел буе болгарлары балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргәннәр һәм өстәл уеннары еш кына бу процессның бер өлеше булган. Алар логик фикерләүне, игътибарны һәм образлы фикерләүне үстерәләр.
Чара Болгар цивилизациясе музеенда узды, анда укучылар өчен музей заллары буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Экскурсиядән соң балалар Идел буе болгарлары арасында иң популяр уеннар – «Әлкерк» һәм «тегермән» тарихы белән таныштылар.
Балалар бу уеннарның тарихы һәм кагыйдәләре белән танышып кына калмадылар, актив рәвештә рәхәтләнеп уйнадылар, позитив һәм тәэсирләр алдылар. Чара азагында укучылар музей-тыюлыктан истәлекле бүләкләр алдылар.

 


 
Социаль челтәрләрдә уртаклашу