2025 елның 14 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре 2025 елның 14-16 ноябрендә узган «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясендә катнашты.
Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Быел «Татарча диктант ” акциясе унынчы мәртәбә уздырылды һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Акция бүген Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче мөһим проектларның берсе булып тора.
Диктант ахырында акциядә катнашучы һәркем татар конгрессы яшьләр форумы җитәкчесеннән Рәхмәт хаты алды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English