2025 елның 13 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгында «Татнефть» хәйрия фонды грантын кулланып, «Болгар осталары» һөнәрчелек үзәгендә һәм «мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә чираттагы дәресләр үткәрелде.
Туку эше, агачка уеп ясау, яндыру, курчак һәм беләзекләр ясау, шулай ук комга рәсем ясау дәресләре үткәрелде.15 балага иҗади студиядә чара үткәрү бик ошый. Чара азагында барысын да тәмле сыйлар көтте.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу