2025 елның 11 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Д.П. Храмов «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының 1 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбе» укучылары өчен Бөтендөнья фән көненә багышланган “Идел Болгариясендә фәнне үстерү”дигән танып белү чарасы үткәрде.
Укучылар борынгы Идел буе Болгары дәүләте тарихы белән таныштылар, шулай ук Идел Болгарының Көнчыгыш илләре белән ныклы мөнәсәбәтләре фән һәм мәдәният өлкәсендә тыгыз элемтәләргә башлангыч биргәнлеген белделәр. Шәрыкның фәнни һәм мәдәни үзәкләрендә укып кайткан Болгар галимнәре үзләренең хезмәтләрен Шәрык мөгаллимнәренең әсәрләре үрнәгендә язалар, аларның хезмәтләренә комментарийлар төзиләр, фәнни идеяләрен үз дәүләтләрендә тараталар. Болгар, Суар һәм Саксин шәһәрләре илнең иң зур фәнни үзәкләре булган. Халыкның иң белемле өлеше дин белгечләре, вәгазьчеләр, судьялар һәм дәүләт түрәләре булган. Идел буе Болгарында математика, астрономия, химия, медицина, география һәм тарих кебек фәннәр шактый үсеш алган.
Презентациядә укучылар XIII-XIV йөзләрнең сакланып калган язма әсбапларын һәм Идел буе Болгары чоры әсәрләре исемлеген, шул исәптән урта гасыр Болгар шагыйре Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын да күрделәр. Аның белән танышу укучылар өчен мәдәният тарихын өйрәнүдә мөһим адым булды.
Чарада 26 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English