2025 елның 8 ноябрендә фәнни хезмәткәр Мөхәммәтшин И.Җ. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Золоторевск шәһәрчеге»темасына лекция укыды. Лекциядә тыңлаучылар Сура елгасының өске агымында урнашкан борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар.
Шәһәрлек чокыр битләреннән ясалган 15 метрлы текә борылышта тора, аның төбеннән Медоевка елгасы ага.
XI йөздән XIII йөзгә кадәр биредә бортаслар, болгарлар, мордвалар яшәгән. XII гасырдан Золоторевск шәһәрлегендә Ениисейдан аскиз культурасы вәкилләре пәйда була. Биредә 1237 елда Идел буендагы бүгенге халыкларның ата-бабалары яшәгән Урта гасыр шәһәрчеген саклаучылар белән Руська таба баручы монгол гаскәре арасында бәрелеш була. Шәһәр юкка чыгарыла, аның исеме дә билгеле түгел.
Зур кызыксыну белән тыңлаучылар кыйммәтле табыш – мөгезле кешенең кечкенә алтын битлеге турында белделәр. Ул кемне сурәтли һәм кемнең мәдәниятенә карый, әйтүе кыен. Ләкин нәкъ менә бу битлек хәзер Пенза районы әләмендә стильләштерелгән хәлдә сурәтләнгән.
Лекциядә 9 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу