2025 елның 7 ноябрендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына гамәлгә ашырыла торган «Болгар барысы өчен дә» проекты кысаларында археология мәйданчыгында, «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә һәм Болгар музей-тыюлыгының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныф укучылары катнашында чираттагы дәресләр узды.
Бу көнне балалар археология мәйданчыгында укуларын дәвам иттеләр. Археологларның эше, Борынгы Болгар шәһәренең мәдәни катламнары турында белемнәр беркетелде. Комлыкта мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр үткәрделәр һәм куллану предметларын билгеләделәр. Балта остаханәсендә малайлар эш кораллары белән таныштылар һәм агачны көйдерү техникасын үзләштерә башладылар. Төркемнең күпчелек өлеше иҗат студиясендә туку станокларында эшләде. Кул эшләре дәресендә җептән беләзек үрү техникасын үзләштерделәр. Киеренкелекне киметү өчен өстәмә дәрестә күп кенә балалар махсус өстәлләрдә ком белән рәсем ясадылар. Балаларга музей дөньясын төрле яктан ачу дәресләре бик ошый. Биредә алар бик күп кызыклы нәрсәләр беләләр, иҗат итәргә һәм иң мөһиме, бер-берсе белән конструктив аралашырга өйрәнәләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу