2025 елның 4 ноябрендә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. музей-тыюлык туристлары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без бердәм көч белән көчле» дигән интерактив чара үткәрде.
Кунакларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Халыклар бердәмлеге көне-2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме. Бу көнне Россиянең Хәрби дан көне билгеләнгән. Бу бәйрәм илнең күпмилләтле халкының бердәмлеген гәүдәләндерә.
Бәйрәмне гамәлгә кую инициативасы Россия Динара советыныкы иде. Илнең традицион конфессияләре лидерлары бергәләп бу идея белән чыгыш ясадылар, милләтара һәм динара татулыкның мөһимлеген ассызыкладылар.
4 ноябрьдә бөтен ил буйлап тантаналы чаралар уза. Россия Президенты гадәттәгечә Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр сала. Хөкүмәт күренекле мәдәният, фән һәм сәнгать эшлеклеләре хөрмәтенә кабул итүләр оештыра.
Чара азагында туристлар ” Минем Россия «викторинасында актив катнаштылар.
Чарада 15 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу