31 октябрь көнне Чистай районының Каргалы авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Советлар Союзы Герое Әгъзам Җиһанша улы Вәлиев исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Төп оештыручылар-Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Каргалы гимназиясе» МБМУ, «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты.
Конференция эшендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Мөхәммәтшин Җ. Г. һәм Мөхәммәтшин И. Җ. катнашты..
Җ.Г. Мөхәммәтшинның «Болгар-татар эпиграфик һәйкәлләренең бердәмлеге һәм үзенчәлеге» дигән доклады XIII гасырдан XX гасырга кадәр кабер һәйкәлләренең үсешенә һәм күптөрлелегенә багышланган иде. Чистай зираты территориясендә күп кенә һәйкәлләр өйрәнелде, бу берничә гасыр буыннар дәвамлылыгын күрсәтә. И.Җ. Мөхәммәтшинның «Тарихи чыганак буларак хисап жетоннары» дигән доклады аз өйрәнелгән археологик материалга – XVI-XIX гасырларда киң таралган хисап жетоннарына багышланган. Жетоннарны еш кына Идел буенда, Уралда һәм Себердә табалар. Идел Буе төбәкләрендә туган якны өйрәнүне үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен И.Җ. Мөхәммәтшин грамота белән бүләкләнде.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу