16 октябрьдә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Ю.А. Битунова укучылар өчен «безнең шәһәр ерак үткәндәге» дигән лекция укыды.
Укучылар шәһәрнең ничек барлыкка килүе һәм үсүе, аның тарихи үзенчәлекләре, шулай ук аның вакыт узу белән ничек үзгәрүе турында мәгълүмат алдылар.
Шәһәр тарихи процессның катлаулы күренеше буларак, җәмгыять үсешенең барлык якларын һәм үзенчәлекләрен чагылдыра. 1781 елда Екатерина II указы белән Спас Казан наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала. 1935-1957 елларда Спасск “Куйбышев” исеме астында яши. 1991 елда Куйбышев шәһәре Болгар шәһәре дип үзгәртелә. Бүген күчерелгән шәһәр, туристларның игътибарын җәлеп итеп, яңадан торгызыла.
Лекция үсеп килүче буында туган якның мәдәни-тарихи мирасы тарихын өйрәнү, кече ватанына хөрмәт тәрбияләү, укучыларның белемнәрен арттыру максатында укылды.
Лекциядә 12 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English