4 октябрьдә Болгар музей-тыюлыгының күчемсез һәйкәлләрне саклау бүлеге мөдире Сабирова Л.А. музей – тыюлыкның 15 кунагы өчен «Идел Болгариясе медицинасы» мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрде.
Язма чыганаклар Идел Болгарын фәнни белемнәр, шул исәптән медицина, табигать белеме һәм фармакология үсешенең урта гасыр үзәкләренең берсе итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Болгар медиклары һәм аларның фәнни хезмәтләре бөтен мөселман дөньясында, бигрәк тә фармакология өлкәсендә киң танылган һәм популяр булган. Безнең көннәргә кадәр сакланган медицина хезмәтләре һәм археологик тикшеренүләр барышында табылган матди мәдәният предметлары, халык медицинасының тере традицияләре кебек үк, Идел Болгарында табигый-фәнни белемнәрнең таралу үзенчәлекләрен өйрәнү һәм татар халкында медицина фәненең үсеш тарихын яктырту өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора.
Чара «Табиб йорты» музеенда узды, анда кунаклар өчен Идел Болгариясендә яхшы үсеш алган медицина белән таныштыручы музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Туристлар игътибарына борынгы табибларның чын инструментлары һәм кирәк-яраклары, дәвалау буенча китаплар бирелде. Шулай ук викторина әзерләнгән иде, анда кунаклар актив катнашты һәм истәлекле бүләкләр алды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English