3 октябрь көнне экскурсияләрне оештыру бүлеге методисты Главнова В. Н.һәм китапханәче Карымова Ф. Р. 12 пенсионер өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Тормыш көзе алтын булсын» дигән чара үткәрде.
Планетабызның бөтен тәҗрибәсе һәм зирәклеге өлкән яшьтәге кешеләрдә тупланган. Алар безгә үрнәк булырлык һәм һәр ситуациядә акыллы киңәшләр белән ярдәм итәрлек кешеләр. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе – хәзерге җәмгыять үсешенә зур өлеш кертә.
Профсоюз оешмасы рәисе Җ.Г. Мөхәммәтшин пенсионерларны бәйрәм белән котлады, аннары ветераннар «Палестина безнең йөрәкләрдә» күргәзмәсе белән таныштылар, анда төрле төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән килгән танылган, талантлы палестиннар, гарәп һәм рәсәй рәссамнары эшләре тәкъдим ителгән иде. А.Алиш музеенда пенсионерлар якташ шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белделәр.
Интерактив мәйданчыкта музей-тыюлык хезмәткәрләре чүлмәкчелек, күннән брелочкалар, корамалы курчаклар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр, теләгән һәркем камыш һәм бамбук кәлам кулланып, үз исемен Гарәп бәйләме белән язды. Пенсионерлар үз куллары белән истәлеккә алган сувенирлар ясадылар. Очрашу күңелле әңгәмә һәм бәйрәм өстәле артында чәй эчү белән тәмамланды. Ветераннар уңай хис-кичерешләр һәм киләсе елга кадәр күп истәлекләр алдылар

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу