1 октябрьдә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. өлкәннәр көненә багышланган «Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» ДАССО карамагындагылар өчен «Буыннар бергә» дигән интерактив чара үткәрде. Чарада 13 кеше катнашты.
Чарада катнашучыларга моннан күп гасырлар элек тыюлык урынында киң урамлы, биек манаралы, төрле товарлары белән чуарланган гаять зур шәһәр булуы турында презентация тәкъдим ителде. Кайчандыр күп кешеле шәһәрдән утырган чокыр һәм вал рәвешендәге ныгытмалар калдыклары, XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре сакланып калган, алар бөтен дөньядан бик күп туристларны җәлеп итә.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, музей–тыюлыкны карау турындагы хатирәләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара азагында катнашучылар урта гасырлардагы «тегермән», «әлкерк» уеннары белән таныштылар һәм рәхәтләнеп уйнадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу