Өлкәннәр декадасы кысаларында 1 октябрьдә Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге мөдире Храмова Г.К. тарафыннан ТР МТЗ һәм СЗ «картлар һәм инвалидлар өчен Спас интернат-йорты» социаль хезмәт күрсәтү алучылар өчен «Алтын көз» интерактив чарасы үткәрелде.
Өлкән буын вәкилләре Болгар цивилизациясе музеенда экскурсиядә булдылар, анда Идел Болгариясе һәм борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Музей кунакларын Болгар шәһәрлегендәге археология әйберләре һәм экспозициядә тәкъдим ителгән кыйммәтле хәзинәләр кызыксындырды. Күргәзмәдә катнашучыларга махсус хәрби операциягә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар ошады.
Чара интерактив мәйданчыкта дәвам итте, анда өстәл уеннары тәкъдим ителде. Җылы һәм дустанә атмосферада кунакларыбыз уйнадылар, осталыкта ярыштылар, призлар алдылар. Ахырда һәркем истәлеккә зур булмаган сувенир һәм музей-тыюлык хезмәткәрләреннән татлы ризыклар алды.
Чарада 16 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу