1 октябрь көнне Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге мөдире Г.Ю. Сәгыйрова Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Тормышның алтын кыллары» дигән чара үткәрде.
Өлкән буын кешеләре төрле бәйгеләрдә һәм спорт уеннарында бик теләп һәм рәхәтләнеп катнаштылар, бик актив булдылар, аларны яше дә туктатмады, үзләренең авыруларын да оныттылар, яшь чакларын халык уеннары уйнап искә алдылар. Бәйрәм барышында катнашучылар шулай ук «Болгар чәй эчүе» музеенда булдылар. Чара азагында татар кунакчыллыгы традицияләре буенча бәйрәм чәе эчтеләр, мичтә коймак пешерделәр. Көмеш яшьтәге кунаклар күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр алды.
Чарада 15 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English