«Болгар барыбыз өчен дә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды акчасына «Болгар кадетлар мәктәп-интернаты “, «Болгар санатор интернат мәктәбе» нең 16 укучысы 2025 елның 26 сентябрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булдылар. Чираттагы чара вакытында катнашучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясен карадылар, анда алар өчен борынгы Болгар шәһәре экспонатлары буенча мавыктыргыч сәяхәт үткәрелде. Балалар «Мөмкинлекләр территориясе» иҗат студиясендә һәм «Болгар осталары» һөнәрчелек үзәгендә булдылар, анда төрле мастер-классларда катнаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English