30 сентябрьдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р. «Болгар санатор интернат-мәктәбе» нең 21 укучысы өчен «Язу үсеше тарихы»дигән интерактив лекция үткәрде. Борынгы Болгар шәһәрлеген археологик тикшерү вакытында аерым көнкүреш әйберләрендә, һөнәрчеләр һәм чүлмәкчеләр эшләнмәләрендә: сфероконусларда, чүлмәкләрдә һәм кирпечләрдә күп язулар очрый.. Кызганычка каршы, Болгар чорындагы язма истәлекләр-кулъязмалар сакланып калмаган диярлек, безгә аларның соңгы язмалары гына килеп җиткән.
Лекция вакытында матур презентация кулланылды, ул укучыларга мәгарә кешеләре мәгарә диварларына искиткеч рәсемнәр – петроглифлар ясаган борынгы чордан башлап язуның ничек үсүен белергә ярдәм итте. Алар, үз чиратында, вакыт узу белән пиктограммаларга әверелә, соңрак шартлы билгеләр өстәлә. Акрынлап значоклар рәсемнәргә азрак охшаган, һәм кайбер очракларда билгеле бер авазларны билгеләгән стандарт шартлы билгеләр барлыкка килә. Шулай итеп, беренче әлифба барлыкка килә.
Укучылар шулай ук язу өчен кирәк-яракларның ничек камилләшүен белделәр. Интерактив чара укучыларны кызыксындырды, алар күп сораулар бирделәр, шулай ук тема буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English