21-23 сентябрьдә музей тупланмаларын саклау бүлеге мөдире С.Г. Пахомова һәм фондларны саклаучы И. И. Сафина «.Күк китабыннан исемлек бирелгән…» күргәзмәсен ачу тантанасында катнаштылар, шулай ук Мәскәү җәмигъ мәчетенең яңартылган комплексын ачу тантанасына 10 ел тулуга багышланган «Бигиев укулары» Х Теологик фәнни-мәгариф конференциясендә катнаштылар. Муса Бигиевнең тууына 150 ел тулуга, А. С. Пушкинның «Коръәнгә охшарга тырышу» шигъри циклын иҗат итүенә 200 ел тулуга багышланган. Әлеге чаралар РФ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегендә үткәрелде.
Күргәзмә «Россия музейларында ислам мирасы» проекты кысаларында оештырылган һәм Пушкин текстының музей, китапханә һәм каллиграфик интерпретациясе синтезыннан гыйбарәт иде. Күргәзмәне оештыруда РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, «Азадан Ижицага кадәр» каллиграфия сәнгате үзәге, Мәскәү шәһәре « А.С. Пушкин исемендәге китапханә», Болгар ислам академиясе, «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей – тыюлыгы» , «Мәдинә» нәшрият йорты, Җәмигъ мәчетенең ислам музее.
Болгар музей-тыюлыгы күргәзмәдә мөселман мәдәниятенә караган басмалар һәм әйберләр белән тәкъдим ителде, алар арасында – атаклы Азия типографиясендә басылган 1821 елгы, Пушкин чоры Коръән һәм 1918 елгы Коръән.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу