15 августта Болгар музей-тыюлыгында «А.П. Смирнов – Идел Болгариясен күренекле тикшерүче» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә ел саен 15 августта билгеләп үтелә торган археологлар көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Күргәзмә атаклы археолог, совет, Россия археологиясендә Болгар фәненә нигез салучы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, дәүләт тарихи музее директоры урынбасары Алексей Петрович Смирновның Болгар шәһәрлеген өйрәнү темасын ача.
А. П. Смирнов – фәнни дөньяга Болгар шәһәрлеген ачкан атаклы галим!
Күргәзмәдә Смирнов портреты, шәхси әйберләр, Болгар музей-тыюлыгының фонд коллекциясеннән документлар экспонат булды
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English