22 сентябрьдә музей-мәгариф эшчәнлеге бүлегенең фәнни хезмәткәре И.Җ. Мөхәммәтшин Болгар музей-тыюлыгы кунаклары өчен «Алтын Урда Архитектурасы» дигән лекция укыды.
Лекциядә тыңлаучылар Алтын Урда шәһәрләренең архитектура үзенчәлекләре турында белделәр. Күп кенә шәһәрләр яңа урында, сәүдә юлларында төзелә. Алтын Урда ханнары сәүдә үсешенә булышлык күрсәтеп, дәүләтнең чәчәк атуына китерә.
Болгар шәһәрендә XIII-XIV йөзләрдәге Гүзәл мавзолейлар һәм манаралар саклануын тыңлаучылар зур кызыксыну белән белделәр, моңа охшаш мавзолейлар Башкортстанда да бар. Сәяхәтчеләрнең рәсемнәрендә Маҗар тирәсендәге мавзолейлар күренә. Мөселман илләренә хас нәкъ менә шушы монументаль корылмалар шәһәрләрнең тышкы кыяфәтен билгеләгән.
Лекциядә 14 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу